news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Вахитов районы суды Буа театры директоры Раил Садриевка чикләү чарасы билгеләде

Казанның Вахитов районы суды Буа театры директоры Раил Садриевка чикләү чарасы билгеләде
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Казанның Вахитов районы суды Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриевка чикләү чарасы билгеләде. Аны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров яза.

Садриевка 2 июльгә кадәр 1 ай һәм 12 көнгә билгеле бер гамәлләргә тыю билгеләнә. Аңа төнлә яшәү урынын калдырып китү, театр хезмәткәрләре белән аралашу, театр бинасына керү, хат җибәрү һәм алу, шулай ук интернеттан файдалану тыела.

Садриев үзенә буйсынучы хезмәткәрләргә басым ясарга, дәлилләрне юк итәргә яки тикшерүдән качып котылырга маташырга мөмкин, дип саный тикшерүче.

Раил Садриев вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелә. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, Садриевка «Дәрвиш» спектакле сәбәпле сораулар барлыкка килгән.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның мартыннан маена кадәр Садриев спектакльне куючы буларак үзенең эшмәкәр хатынын күрсәтә. Чынлыкта исә ул бу эшне башкаручы булмый. Зыян 450 мең сум тәшкил итә, дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot