news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Урам» экстрим-паркында брейк-данс буенча бушлай мастер-класс узачак

2 августта Казанның «Урам» экстрим-паркында брейк-данс буенча бушлай мастер-класс узачак. Татар телендә дәресне брейкинг буенча халыкара һәм Россия чемпионатларында катнашучы Рушан Илдарханов һәм бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр җиңүчесе Руслан Шәйхетдинов үткәрәчәк.

Дәрестә теләгән һәркем заманча бию юнәлешендәге хәрәкәтләрне өйрәнә алачак. Катнашу өчен уңайлы өс киемендә һәм аяк киемендә килергә кирәк.

Мастер-класс 19:00 сәгатьтә Казансу яр буеның футбол кырлары арасындагы сәхнәдә башлана.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» спорт һәм иҗади дәресләр сериясе кысаларында Казан мэриясе ярдәме белән үткәрелә. Кабан күле яр буенда беренче дәрестә 500 казанлы «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре буенча мастер-класста катнашты. Проектның икенче дәресендә казанлылар чечеткага өйрәнде. Горки-Әмәт урманында узган өченче мастер-класс аэробикага багышланган иде. Татар халык биюе буенча соңгы мастер-класс 27 июльдә Бауман урамында узды. Очрашулар сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot