news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның уникаль осталык үзәгендә «Кечкенә Якутия» павильоны ачылды

Казанның уникаль осталык үзәгендә «Кечкенә Якутия» павильоны ачылды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан башкаласында, уникаль осталык үзәгендә, бүген «Кечкенә Якутия» павильоны ачылды. Ачылу тантанасында ТР Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев һәм Якутск мэры Дмитрий Садовников катнашты.

Якутск башлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка павильон ачу өчен шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде.

Радмир Беляев 2025 елда Якутиядә Федераль Сабантуй узуын искә төшерде. Шул ук елда Якутия белән Түбән Кама арасында кардәшлек турында килешү имзаланды.

«Ул вакытта безнең зур хезмәттәшлегебез башланды. Татарстанда даими эшләп килүче Якутия мәйданчыгын ачылды. Бу павильонда республиканың бай мәдәнияте белән танышырга мөмкин. Бирегә Якутиядән белгечләр киләчәк һәм мастер-класслар уздырачак. Татарстанлылар Саха (Якутия) Республикасының никадәр бай булуын һәм анда күпме кызыклы әйберләр җитештерелүен белсеннәр иде», – диде ул.

Түбән Кама районы башлыгы шулай ук бу павильонга татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка регионнарыннан туристлар да килергә теләячәк, чөнки «Якутия мәдәнияте игътибарга лаек», дип белдерде.

Казан вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова өстәп әйткәнчә, «бу павильон аша безнең халыклар тагын да якынаер», - дип ассызыклады ул.

Саха (Якутия) Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Рамил Закиров үз чиратында билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның якутларның үзенчәлекле мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу мөмкинлеге барлыкка килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot