news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның ун мәктәбендә булачак инженерларны әзерләү проекты башланып китәчәк

Яңа уку елы башлану белән ун мәгариф учреждениесендә — 33 нче, 6 нчы, 19 нчы, 174 нче, 189 нчы гимназияләрдә; 30 нчы, 34 нче мәктәпләрдә; 35 нче, 78 нче, 177 нче лицейларда — инженерлык-технология сыйныфлары ачылачак. Бу хакта 95 нче лицейда узган мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Проект шәһәр югары уку йортлары һәм индустриаль партнер — «Аванти» компанияләр төркеме белән берлектә гамәлгә ашырыла. Компания мәктәпләрне инженерлык җиһазлары белән тәэмин итәчәк, мәктәпләр белән бергә эш программалары уйлап табачак, педагогларны сайлап алуны һәм аларны кызыксындыруны оештырачак, шулай ук укучыларга югары уку йортларының лаборатория базаларына юл ачачак.

Шул рәвешле, һөнәри юнәлешне иртә сайлау һәм булачак инженерлык кадрларын әзерләү өчен «Мәктәп — вуз — предприятие» дигән өзлексез белем бирү трегы формалашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot