news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Тынычлык бистәсендә янгында бер кеше үлгән

Бүген кич Тынычлык бистәсендә Новосельская урамындагы йортларның берсендә янгын чыккан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын газ агып чыгу аркасында башланган.

Урында янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм эшли.

Йорт хуҗасы һәлак булуы турында билгеле. Башка зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot