news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Тынычлык бистәсе зиратында Роберт Миңнуллины искә алдылар

Казанның Тынычлык бистәсе зиратында Роберт Миңнуллины искә алдылар
"Татар-информ" архивыннан

Бүген Казанның Тынычлык бистәсе зиратында Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинны искә алдылар. Быел аның 75 еллыгы билгеләп үтелә.

Чарада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Роберт Миңнуллинның хатыны Клара ханым, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, халык шагыйре Рәдиф Гаташ, шагыйрьнең туганнары, дуслары, каләмдәшләре җыелган иде.

Дамир Натфуллин сүзләренчә, ХХ гасырның икенче яртысында һәм XXI гасыр башында Роберт Миңнуллинның исеме шигърият күгендә якты йолдыз булып торды. «Ул 70тән артык китап, дистәләрчә җыр авторы, Дәүләт Советында эшләгәндә дә татар әдәбиятын, татар мохитен саклауга гаять зур өлеш керткән шәхесебез. Аның исеме, иҗаты – үлемсез», - диде ул.

Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган төп чара бу елның икенче яртысында узачак. «Федераль университетта фәнни-гамәли конференцияләр оештырылды, туган җирендә чаралар узып тора. Балалар китапханәсенә аның исеме бирелде. Әлеге чаралар Роберт Миңнуллинның исемен мәңгеләштерү дип саныйм. Балаларыбызга, яшүсмерләргә аның иҗатын җиткерү, аның иҗаты нигезендә тәрбияләү – безнең бурычыбыз», - дип, искәртте Дамир Натфуллин.

«Ул вакытсыз китте. Әлбәттә, һәрбер кешегә гомерне Аллаһы Тәгалә бирә, ләкин «бөтен эшен дә эшләп бетерә алмаган» дигән фикер калдыручы кешеләр була. Роберт абый туксанны, йөзне узса да барыбер вакытсыз киткән булыр иде. Әлбәттә, аның иҗаты калды, иҗаты бик бай», - диде Ркаил Зәйдулла.

Ркаил Зәйдулланың фикере белән килешеп, халыкка Роберт Миңнуллинның үзе җитмәвен Рәдиф Гаташ та раслады. «Шигырьләремнән табарсыз, кирәк булсам» дип язылган кабер ташына. Чыннан да еллар узу белән аның кирәклеге ныграк сизелә. Яңа гына Башкортстанда булдым, анда Рәшит Гатуллинның 85 еллыгын үткәреп килдем: чишмә ачтык, Коръән ашы уздырдым, ләкин күңелемдә бер юксыну - янымда Роберт дустым булмавы. Андый очрашуларга без бергә кайта идек. Андагы якташлар да, халык та Робертны, аның шәхесен сагына, искә алалар», - диде ул.

Роберт Миңнуллинның юбилеена багышланган иҗади очрашу Ямашев урамында урнашкан Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә дәвам итә.

  • Күренекле балалар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында 71 яшендә вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100