news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның трамвай һәм троллейбусларында йөрү өчен мобиль кушымта аша түләргә була

Май башыннан ТР башкаласында троллейбус һәм трамвай салоннарында QR-кодлы мәгълүмати стикерлар пәйда булды, алар ярдәмендә юлда йөрү өчен «Казан транспорты» мобиль кушымтасы аша түләргә мөмкин булачак.

Хәзер пассажирларга кушымта аша ике түләү ысулы ачык: QR-код ярдәмендә яисә вагон номерын яки машинаның номерын күрсәтеп, юл өчен түләргә кирәклеген искәртә торган смартфонның датчигы ярдәмендә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.

«Казан транспорты» кушымтасы 2022 елның гыйнварында эшли башлады. Бүгенге көндә аннан көн саен 26 меңнән артык кеше файдалана. Проектны эшләүче компания белән берлектә кушымта аша метрополитенда түләү практикасын кертү мәсьәләсе карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100