Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның торак йортларына җылылык киләсе атнага гына килә
Татарстан башкаласында ягып җылыту сезоны иртәгә, 5 октябрьдә башлана, әмма торак йортларга җылылык киләсе атнага гына киләчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте Казан Башкарма комитетының торак коммуналь хуҗалыгы комитетына сылтама белән хәбәр итә.
Сәбәбе: берничә көн эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренә китәчәк. Белгечләргә торак йортларның подвалларын урап узарга, җылыту схемаларын көйләргә, системада калган һава бөкеләрен чыгарырга, җылылык бирү режимы һәм үзгәрешләрен җайга салырга кирәк булачак, дип аңлаттылар комитетта.
Шул ук вакытта Казанның барлык йортлары, социаль өлкә объектлары, ТЭЦ һәм җылылык челтәрләре кышка әзерлек паспортлары алган. «Пәнҗешәмбе, 5 октябрьдә Казанда ягып җылыту сезоны башлана. Шәһәр җылылык кабул итәргә әзер», — дип элегрәк хәбәр иткән иде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Шулай итеп, салкыннар килүгә торак йортларда җылылык булачак. Атна ахырына Татарстанда көндезге температура 10 градуска кадәр төшәчәк. Температура фоны Арктика һөҗүме аркасында түбәнәя, бу хакта Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз