news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның торак йортларына җылылык бирү вакыты билгеле

Казанның торак йортларына җылылык бирү вакыты билгеле

26 сентябрьдән Казанның торак йортларына җылылык җибәреләчәк. Тиешле карарны шәһәр Башкарма комитетында имзаладылар. Ягу сезоны башлану вакыты һава шартлары белән бәйле рәвештә төзәтелде.

Район администрацияләренә, Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләренә һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга ике атна эчендә үзәк җылылык белән тәэмин итү режимнарын көйләүне төгәлләргә кирәк. Идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, торак һәм торак-төзелеш кооперативлары җитәкчеләренә билгеләнгән тәртиптә торак йортларга җылылык бирүне тәэмин итәргә киңәш ителде.

Беренче чиратта сәламәтлек саклау объектларын, мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итәчәкләр. Әйтик, бүгенге көндә Татарстан башкаласында 155 мәктәпкә, 341 балалар бакчасына һәм 23 сәламәтлек саклау объектына җылылык бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot