news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Төнге велофест» проекты «Ел маршруты» премиясендә махсус дипломга лаек булды

Казанның «Төнге велофест» проекты XII Бөтенроссия «Ел маршруты» премиясенең «Иң яхшы велосипед маршруты» номинациясендә «Масштаблы проект өчен» дигән махсус дипломга ия булды. Бүләкләү тантанасы Пермьдә узган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, бу җиңү шәһәрнең актив һәм вакыйгалы туризмны үстерүдәге уңышын күрсәтә.

«Әлеге бүләк – ул оештыручыларның, волонтерларның һәм, әлбәттә, меңләгән катнашучыларның уртак казанышы. Безнең өчен исә бу җиңү – Казанда вакыйгалы һәм актив туризмны үстереп, дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезне дәлилләү чарасы», - дип фикерләре белән уртаклашты Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Теләге булган һәр кеше ел дәвамында фестиваль өчен эшләнгән әлеге маршруттан файдалана ала. Шәһәрлеләр һәм туристлар велофест маршруты буенча мавыктыргыч аудиоэкскурсия тыңлап, маршрут белән хозурлана ала, ди оештыручылар. Маршрутка кагылышлы материаллар белән сылтама буенча танышырга була.

Бу елны «Ел маршруты» премиясенә Россиянең 59 төбәгеннән һәм Белоруссия Республикасыннан 455 гариза юлланган. Бәйге финалында иң яхшы 360 проект бәяләнгән.

«Безнең өчен әлеге җиңү киләчәктә тагы да югары үрләр яулавыбыз өчен стимул булып тора: безнең төнге веломаршрут кебек ел әйләнәсе әһәмиятле актив чараларыбыз, хәтта сезоннан тыш та, төбәкнең туристларны җәлеп итү юнәлешендә нәтиҗәле эшлиләр», - дип билгеләде Дарья Санникова.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 27 сентябрьдән 28 сентябрьгә каршы төндә велосипед сезоны «Төнге велофест» белән тәмамланды. 4 мең катнашучы Татарстан Республикасы башкаласы урамнары буйлап 18 чакрым юл үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot