news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Тихорецкая урамындагы бинада янгын мәйданы 1 мең квадрат тәшкил иткән

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә Казанның Тихорецкая урамындагы зур янгынның нечкәлекләрен ачтылар.

Ведомство мәгълүматлары буенча, ут ангар тибындагы бинада һәм янкормада кабынып киткән. 20.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, янгын 1105 квадрат метр мәйданда локальләштерелгән.

Янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Элегрәк «Татар-информ» янгынның башта брусчатка җитештерелә торган хуҗалык корпусы бинасында чыгуын хәбәр иткән иде. Шәһәрнең төрле почмакларыннан кара төтен күренеп тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot