news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Техника урамындагы юл вакытлыча ябыла

Казанның Техника урамында ике ай тирәсенә транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнә. Әлеге күренеш җылылык белән тәэмин итү челтәрен төзү эшләре белән бәйле.

9 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр тротуарда өлешчә хәрәкәт чикләнә һәм Техника урамында урнашкан 60а номерлы бина янында җирле юл тулысынча ябыла, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

news_right_1
news_right_2
news_bot