news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның тарихи үзәгендә төзелергә тиешле 13 архитектура проекты тәкъдим ителде

Казан мэры Илсур Метшин Казанның тарихи җирлегендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышын уздырды. Архитектура-төзелеш өлкәсендә катнашучы экспертлар 13 объектны төзү, төзекләндерү турында фикер алышты. Проектларның күбесе хупланды һәм алар республиканың ведомствоара комиссиясендә тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Проектларның концепциясен шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина тәкъдим итте. Алар арасында заманча итеп эшләнергә тиешлеләре дә, үзгә бер саклык белән төзекләндерүне таләп итә торганнары да бар. Айвазовский урамындагы клуб йорты бигрәк тә аерылып тора. Ул архитектура ягыннан бөек рәссам Иван Айвазовский картинасындагы корабны хәтерләтә. Шулай ук Габдулла Тукай урамындагы Петцольд заводы мәйданында җир асты паркингы проекты да бертавыштан хупланды. Заводның җир өстендәге өлешенең төзекләндерелүе аның үзенчәлеге булып тора: киңлек яшеллеккә күмелеп утыра торган җәяүлеләр зонасына әйләнәчәк, ул Кабан күле территориясен тулыландырып, шәһәр чаралары өчен мәйданчык булачак.

Мәҗит Гафури урамында тулай тораклы күпфункцияле дини үзәк проектланган. Концепция күрше «Ал» мәчет урнашкан җирлекне өстенлекле объект итеп калдыру максатыннан эшләнгән.

Экспертлар шулай ук А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының – Казан авиация институтының уку корпусына янкорма төзү проектын карады. Проект нигезендә уку йорты урнашкан бина үзе дә төзекләндерелергә тиеш. Архитекторлар аны зур пыялалар белән тышларга, тышкы яктан матур утлар белән яктыртырга тәкъдим итте. Әлеге киңлеккә теләге булган һәр кеше килә алачак, анда күргәзмәләр оештырырга ниятлиләр. Объект «Урам» паркы белән җәяүлеләр йөри торган бердәм юл чатында төзеләчәк.

«Әйдәгез, һәр кеше үзе башкарган эшеннән канәгатьлек хисләре алырлык итеп эшлик. Бу тирәләрдән үтеп барганда да юкка гына эшләмәвебез аңлашылырлык булсын. Әйе, без агач Казанны кире торгыза алмыйбыз, әмма яңа, заманча һәм сокланып карарлык корылмалар булдыра алабыз», – диде Илсур Метшин.

Моннан тыш, экспертлар Сара Садыйкова урамындагы сәүдә бинасын, Подлужная урамындагы җәмәгать бинасын, Тихомирнов урамындагы бизнес-үзәкне төзү проектларын, Клара Цеткин урамындагы объектларны төзекләндерү проектын карады.

Тәкъдим ителгән барлык вариантлар экспертлар тарафыннан хупланды. Әлеге проектлар буенча соңгы карарлар Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында кабул ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot