news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Сынлы сәнгать һәм Театр училищелары сәнгатьләр синтезы презентациясе әзерли

Казанның Сынлы сәнгать һәм Театр училищелары сәнгатьләр синтезы презентациясе әзерли

Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесы һәм Казан театр училищесы студентлары «Туган як моңнары» дип аталган уртак проект әзерли. Мәдәни чара 26 апрельгә билгеләнгән.

«Казан Сынлы сәнгать училищесының Карл Маркс урамындагы Күргәзмәләр залында эшләгән күргәзмәнең ябылуы Казан театр училищесы студентлары ярдәмендә сәнгать синтезы презентациясенә әвереләчәк», дип хәбәр итә Казан Сынлы сәнгать училищесы җитәкчелеге.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, Казан сәнгать училищесының Күргәзмәләр залында төрле белгечлек студентларының диплом һәм курс эшләре тәкъдим ителгән. Биредә тамашачы майлы буяу рәсемнәр һәм график эшләр, керамика, күн мозаикасы, металлны сәнгатьле эшкәртү кебек төрле техникаларда эшләнгән декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен күрә ала.

Экспозиция тамашачыны татар мәдәниятендә урнашкан традицияләр һәм гореф-гадәтләр, яшь рәссамнар белән таныштырачак.

Казан театр училищесы студентлары Габдулла Тукай, Дәрдмәнд шигырьләреннән һәм Габдрахман Әпсәләмов прозасыннан «И мөкатдәс моңлы сазым» шигъри-музыкаль композиция әзерли.

«Ике иҗади уку йортының уртак проекты милли мәдәниятне саклауның әһәмияте турында искәртергә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк», диелгән хәбәрдә.

Чара Россия халыкларының милли телен һәм мәдәни мирасын саклау елын үткәрү кысаларында уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100