news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Стрела-Ак Барс» клубы регби буенча Россия Суперкубогын яулады

Казанның «Стрела-Ак Барс» клубы регби буенча Россия Суперкубогын яулады
Фото: https://tatarstan.ru

Казанның «Стрела-Ак Барс» клубы регби буенча Россия Суперкубогы җиңүчесе булды. Илнең гамәлдәге чемпионы – Пензаның «Локомотив»ына каршы финал матчы Саранск шәһәрендә узды. Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, матчта республика Премьер-министры Алексей Песошин да булды.

Төп вакытта командалар тигез исәп белән уйнады – 19:19. Җиңүче матчтан соңгы бәрүләр сериясендә билгеләнде. Серия казанлылар файдасына 3-1 исәбе белән тәмамланды.

Әлеге уен ике команда өчен дә ярты ел эчендә беренче уен була. 2017 елдан бирле беренче тапкыр Суперкубок уйнатылуы да кызыклы. Моннан тыш, бу – «Стрела» активында беренче шундый трофей.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100