Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Совет суды Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең баш табибын кулга алды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанның Совет судында Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиевны кулга алдылар. Ул вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә. Суд аңа 2 айга өй арестына җибәрү рәвешендә чик кую чарасын сайлады.
Тикшерү версиясе нигезендә, Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең баш табибы 9 миллион сумга якын суммага медицина җиһазы китертү турында дәүләт контрактлары белән махинацияләрдә тотылган. Тикшерүче җинаять схемасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының билгесез затлары катнашкан булырга мөмкин, дип игътибар итте.
Вәлиев гаебен өлешчә таныды.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә вазифаи вәкаләтләрне арттыру турындагы эш буенча кулга алу процедуралары узды. Түбән Кама үзәк район хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиев һәм аффилирланган оешманың милектәш хуҗасы тоткарланды. Агентлык мәгълүматлары нигезендә, дүшәмбе аларны Казанга алып киткәннәр.
Моннан тыш, «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, тикшерүнең ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш төп белгечләренең берсенә карата сораулары туган. Тикшерү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз