news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның сигез паркында урам китапханәләре ачылды

Татарстан башкаласында шәһәрнең сигез иҗтимагый киңлегендә Парклар һәм скверлар дирекциясенең идеясе һәм «Кеше приюты» проекты ярдәмендә урам китапханәләре ачылды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер Аксенов исемендәге скверда, Лядский бакчасында, Фукс бакчасында, «Калейдоскоп», «Крылья Советов» паркларында, «Весна» торак комплексында, шулай ук Кече Акчарлак күле янында һәм Серов урамындагы бульварда саф һавада укудан ләззәт алырга мөмкин.

Парклар һәм скверлар дирекциясендә кунакларны китап алырга гына түгел, китапханәләрне тулыландыру турында да кайгыртырга чакыралар. Шулай ук, шәһәр кешеләреннән китапларны кире кайтарырга яки алмашка үз китапларын алып килергә онытмаска сорыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot