news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Себер тыкрыгында бер тәүлеккә транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Казанның Себер тыкрыгында бер тәүлеккә транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр
Фото: kzn.ru

Казанның Совет районында Себер тыкрыгы буйлап транспорт хәрәкәтен бер тәүлеккә тулысынча чикләячәкләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында аңлатуларынча, чәршәмбе, 24 июньдә, Себер тыкрыгындагы 26нчы йорт янында ике юнәлештә дә хәрәкәт тулысынча ябылачак.

Вакытлыча уңайсызлыклар торак йортны үзәк су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру кысаларында су үткәргеч трассаларын урнаштыру белән бәйле булачак. Сүз «Защита природы» бакчачылык ширкәтендәге 30нчы йорт турында бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot