news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Себер трактында трамвай белән күмәк юл-транспорт һәлакәте сәбәбе билгеле

Бүген Казанда Себер трактында трамвай һәм җиде җиңел машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, трамвай йөртүчесе, якынча мәгълүматлар буенча, светофорның кызыл төсенә хәрәкәт иткән.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу нечкәлекләре ачыклана.

Искәртик, юл-транспорт һәлакәте сәбәпле, юлның бу участогында 4 нче номерлы трамвай маршруты хәрәкәте туктатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot