news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Шатурская урамын суүткәргеч ремонтлау өчен вакытлыча ябачаклар

Казанның Шатурская урамын суүткәргеч ремонтлау өчен вакытлыча ябачаклар
Фото: kzn.ru

Татарстан башкаласының Шатурская урамында транспорт хәрәкәтен бер айдан артыкка чикләячәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында аңлатуларынча, 12 майдан 26 июньгә кадәр Шатурская урамының Челюскин урамындагы 51 номерлы йорт тирәсендәге участогында хәрәкәт өлешчә ябылачак.

Бу суүткәргечне реконструкцияләү эшләре белән бәйле, дип аңлаттылар Татарстан башкаласы администрациясендә.

Исегезгә төшерик, апрель башында Шатурская урамында 1976 елда салынган канализация коллекторының өске өлеше җимерелү сәбәпле, җир убылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot