Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Шәрык клубында «СүзДәш» сәхнә теле дәресләре узачак
Казанлыларны Шәрык клубында узачак «СүзДәш» сәхнә теле дәресләренә чакыралар. Дәресләр яхшы сөйләшергә, халык алдында чыгыш ясаудан куркудан котылырга һәм үзен халык алдында тота белергә өйрәнергә теләүчеләр өчен файдалы булачак. Бу хакта Шәрык клубы телеграм-каналында хәбәр ителә.
Сынаулы дәресләр 8, 17 һәм 22 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак.
Курсларда сез:
- Дикциягезне һәм артикуляциягезне яхшыртачаксыз;
- Сөйләмегезне сәнгатьле һәм эмоциональ үстерәчәксез;
- Дөрес суларга һәм тавыш белән идарә итәргә өйрәнәчәксез;
- Импровизация һәм текст белән эшләү техникасын үзләштерәчәксез;
- Халык алдында чыгыш ясаудан куркуны җиңә алачаксыз.
Дәресләрне актер, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының алып баручысы, нәфис сүз остасы Данис Хисмәтуллин алып барачак.
Катнашу өчен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сайтында теркәлергә кирәк.
Яшь чикләве: 18+

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз