Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Шәрык клубында Ләйсән Усманованың «Төрки моңнары» акустик концерты узачак
26 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә Казанның Шәрык клубында татар, төрек, азәрбайҗан, казах һәм башка телләрдә җырлар башкаручы Ләйсән Усманованың «Төрки моңнары» акустик концерты узачак.
«Төрки моңнары» — Ләйсән Усманованың тыңлаучылар белән бергә төрки телле дөнья буйлап музыкаль сәяхәткә илтәчәк камералы акустик кичәсе.
Программада — татар, төрек, азәрбайҗан, казах һәм башка төрки телләрдәге җырлар. Төрле төбәкләрнең халык җырлары, таныш көйләр һәм музыкаль тарихлар бер киңлектә — тавыш һәм гитараның тере яңгырашында очрашачак.
Асылташ/Asyltash (Ләйсән Усманова) — Татарстаннан этно, world music һәм заманча авторлык музыкасы жанрларында эшләүче җырчы. Татар, төрек, азәрбайҗан, казах һәм башка телләрдә җырлар башкара, төрки халыклар традицияләрен заманча яңгыраш белән бәйли. Халыкара һәм Россия фестивальләре һәм мәдәни проектлар катнашучысы, зур мәдәни чараларда чыгыш ясый һәм татар, төрки мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән үз проектларын үстерә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз