news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанның Шәрык клубында Булат Ибраһимның шигъри кичәсе була
Скопировать ссылку
21 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Казанның Шәрык клубында татар шигъриятенең якты йолдызы – Булат Ибраһимның шигъри кичәсе узачак.
Казан халкын һәм кунакларын яшь буынның талантлы каләм иясе, татар шигъриятенең якты йолдызы Булат Ибраһимның иҗат кичәсенә чакырабыз, диелә хәбәрдә.
Кичә программасында:
- Эчтәлекле шигырьләр: Авторның иҗатында заман сулышы, тирән мәхәббәт, яшәү дәрте һәм күңел халәте хакындагы уйланулар үзәк урынны били;
- Җанлы аралашу: Шигырь сөючеләр автор башкаруында шигырьләр тыңлый, яңа әсәрләр белән таныша һәм уйландырган сорауларына җавап таба алачак;
- Музыкаль өлеш: Шигырьләр арасында татар җырлары һәм көйләре яңгыраячак.
Билетлар Г.Камал театры сайтында сатыла.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot