news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Шәрык клубында балалар өчен «Нәни куллар» көзге остаханәсе узачак

Казанның Шәрык клубында балалар өчен «Нәни куллар» көзге остаханәсе узачак
Фото: © «Татар-информ»

13 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә Шәрык клубында балалар өчен көзге кул эшләре остаханәсе үткәреләчәк. Бу хакта Шәрык клубы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Остаханәдә катнашучылар төрле төстәге көзге яфраклар, ботаклар һәм башка табигый материаллардан үзенчәлекле кул эшләре ясарга өйрәнәчәк, фантазиясен һәм кул моторикасын үстерәчәк, яңа дуслар табачак, вакытын күңелле һәм файдалы итеп үткәрәчәк.

Остаханә программасында түбәндәгеләр каралган:

  • Көзге табигатьнең матурлыгы һәм табигать төсләре палитрасы турында кызыклы әңгәмә;
  • Яфраклардан, ботаклардан, чикләвек кабыкларыннан аппликацияләр, фигуралар, композицияләр ясау;
  • Балалар үз куллары белән ясаган эшләрне матур итеп күргәзмәгә куячак һәм өйләренә алып кайтып, якыннарын сөендерә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot