Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның сәламәтлек саклау өлкәсе алдында 2026 елга нинди бурычлар куела – репортаж
Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина җәмәгатьчелеге 2025 елгы эшенә йомгак ясады. Медсовет киңәшмәсендә төп доклад белән идарә җитәкчесе Илназ Әхмәдиев хисап тотты.
Иң элек, киңәшмә алдыннан Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашевка һәм Казан мэры Илсур Метшинга Казанның медицина оешмаларында кулланыла торган заманча җайланмаларның мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Әйтик, Марат Садыйков исемендәге 7нче шәһәр хастаханәсенең Реабилитация үзәгендә инсульт һәм имгәнүләрдән соң хәрәкәте чикләнгән кешеләрне аякка бастыру өчен, табиблар безнең илдә ясалган экзоскелет дигән җайланма белән эшлиләр.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Үлем күрсәткечләре кими
Казанда 2025 ел нәтиҗәләре буенча халыкның үлем күрсәткечләре кимегән.
«Татарстан башкаласында үлем күрсәткече, 2024 ел белән чагыштырганда, 2 процентка кимегән. Ковидтан соңгы чорда беренче тапкыр Казан халкының табигый үсеше күзәтелә», – диде Илназ Әхмәдиев.
Узган 2025 елда Казанда 14 меңнән артык бала дөньяга килгән. Бала табучы гүзәл затларның уртача яше – 29,5 яшь. Илназ Әхмәдиев гаиләдә беренче баланы соңлабрак табу күренеше күзәтелгәнен әйтте. Бала табучыларның күпчелеге – 25-29 һәм 30-34 яшьтә. 20 яшьтән яшьрәк әниләр 3 проценттан ким.
Яңа туган балаларның үлем күрсәткечләре кими. Соңгы өч елда уңай күренеш күзәтелә, нарасыйлар үлеме 24 процентка кимегән. «Һәр сабый үлемен профильле экспертлар тикшерә. Үлем очраклары район һәм шәһәрләрнең акушер-терапевт-педиатр советларында карала», – диде идарә башлыгы.
Балаларга медицина ярдәмен яхшырту, яңа туган балалар үлемен киметү максатыннан шәһәр балалар поликлиникаларында Казанның 1 нче балалар хастаханәсенең җаваплы белгечләреннән торган кураторлык системасы кертелгән. Кураторлар күзәтүендә 6,5 меңнән артык бала исәпләнә.
Гомумән, Казанда 2019 елдан балалар үлеме күрсәткечләре кими бара. Балаларның үлем сәбәпләре структурасында төп урыннарны баланың карындагы чорындагы халәте, тумыштан булган зәгыйфьлекләр, нерв системасы авырулары, имгәнүләр, агулану, бәхетсезлек очраклары алып тора.
Илназ Әхмәдиев яшүсмерләр арасында репродуктив сәламәтлек авыруларын вакытында ачыклау өчен 15-17 яшьтәге кызлар һәм егетләр өчен профилактик тикшеренүләр үткәрелүен әйтте.
2025 елда 15-17 яшьтәге кызларның 7 процентында җенси сәламәтлегендә тайпылышлар ачыкланган. 15-17 яшьтәге укучыларның 3 процентында нинди дә булса авырулар табылган.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Илназ Әхмәдиев әйтүенчә, 18 яшьтән алып 49 яшькә кадәр гражданнарның репродуктив сәламәтлегенә бәя бирүгә юнәлдерелгән диспансеризация өченче ел рәттән тормышка ашырыла. План 90 процентка үтәлгән. Ачыкланган авырулар структурасында беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары – 24,5 процент, икенче урында сулыш органнары авырулары – 20,5 процент, өченче урында сөяк-мускул системасы авырулары – 10,4 процент.
Узган елда диспансеризацияне 400 мең Казан кешесе үткән. Профилактик тикшерүләр планы 87 процентка үтәлгән. Балалар өчен медицина тикшерүләре планы тулысынча үтәлгән. Балалар патологияләре арасында сулыш, ашкайнату органнары, күз, сөяк-мускул системасы авырулары өстенлек итә.
Табиблар белән тәэминат 2,5 процентка арткан
2025 елда Казанда табиблар һәм шәфкать туташлары белән тәэминат 2,5 процентка арткан. Шул ук вакытта белгечләр җитмәү проблемасы бар.
«Иң зур кытлык Казанның 2нче клиник хастаханәсендә, Медицина университеты клиникасында, 4нче балалар поликлиникасында, 2 һәм 12нче шәһәр хастаханәләрендә, 7нче балалар хастаханәсендә», – диде Илназ Әхмәдиев.
Кадрлар мәсьәләсен хәл итәр өчен, медицина хезмәткәрләренә ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Күптән түгел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина кадрлар үзәге булдырылган.
Идарә башлыгы соңгы ун елда Казан халкы 7 процентка артканын искәртте. Моңа бәйле рәвештә, беренчел ярдәм системасы шәһәр үсеше артыннан өлгерә алмый. «Шәһәрдә 541 терапевт участогы һәм 303 педиатр участогы гамәлдә. 61 терапевт һәм 66 педиатр участогы җитми», – диде Әхмәдиев.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Зур юлны бергә уздык»
Татарстан башкаласы табибларының эшенә Казан мэры Илсур Метшин бәя бирде.
«Безнең өчен сәламәтлек саклау системасы шәһәр тормышында мөһим роль уйный. Сәламәтлек саклау тармагындагы проблемалар – шәһәр проблемаларының беренче бишлегендә. Күпме генә яңа сырхауханәләр төзелмәсен, күпме генә җиһазлар сатып алынмасын, кеше уянгач та үзен сәламәт итеп тоясы килә. Кешенең табигате шундый: сәламәтлек белән бәйле проблемасын ул көзгедән эзләми, ә аны хәл итүдә ниндидер могҗизаларга, даруларга өметләнә. Сәламәтлек бит 50 процент тормыш рәвешеннән тора, генетика 20-25 процент тирәсе булса, бары тик 10-15 проценты гына сәламәтлек саклау тармагына бәйле», – дип билгеләп узды шәһәр башлыгы.
Ул үзе мэр булып килгәннән бирле Казанда сәламәтлек саклау тармагында зур эш башкарылганын искәртте. «Мин эшнең башланып киткән чагын яхшы хәтерлим», – диде. Ул 15нче шәһәр хастаханәсенә, Голубятников урамында хатын-кызлар консультациясенә баргач, андагы оешмаларда начар шартларны күреп шаккатканын искә алды. «Ул коточкыч күренешләрне бүген куркыныч төш кебек искә алабыз. Зур юлны бергә уздык», – диде Илсур Метшин.
«Сәламәтлек саклау лидерларын – җитәкчеләрне бик хөрмәтлибез. Талантлы хирург, кардиолог, терапевт булырга мөмкин, ләкин бер үк вакытта медицина остасы да, сәламәтлек саклауны оештыручы да булу – уникаль әйбер. Казанда шундый кешеләр эшләвенә сөенәбез», – диде.
Мэр Татарстанның органнар күчереп утырту буенча Мәскәүдән соң икенче урында булуын да мактап телгә алды. «Бу – югары пилотаж. Бу – безнең медицина мәктәбенең казанышларын күрсәтә», – диде. Ул башкалада сәламәтлек саклау системасы үсешен билгеләп үтте. «Салават күпере», «Весна» микрорайоннарында яңа поликлиникалар ачылганын, башка клиникаларда шартлар яхшыртылганын искәртте.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Бүген безнең алда замана белән бергә атлау, халыкның үтенечләренә, таләпләренә җавап бирү бурычы тора. Эшегез мөмкин кадәр азрак, күбрәк профилактика юнәлешендә генә булсын. Былтыр Казанда яшәүче 400 мең кеше диспансеризация узган. Бу – яхшы сан, аны тагын да арттырырга кирәк. Казанда 100 сәламәтлек саклау учреждениесе эшли. Һәрберегез зур эш башкара. Барыгызга да уңышлар телим. Идел буенда иң сәламәт шәһәр булыйк!» – дигән теләген җиткерде Казан мэры.
Ул үзе эшләгән чорда иң зур авырлык коронавирус чорында булуын яшермәде. «Пандемия башлангач, югары дәрәҗәдә узган беренче киңәшмәне хәтерлим. Ничек эшләргә кирәклеген дә аңламаган чор иде ул. Башта бик курыктык. Бер кагылудан гына үлемгә китерә ала дигән сүзләр йөрде бит. Сез үзегезне нәрсә көткәнен белмичә, кызыл зонага кереп, кешеләр гомерен коткардыгыз, ковид чорында зур эш башкардыгыз, ул көннәр мәңгегә хәтердә калачак», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин. Табибларның ул чактагы кыюлыгын мэр Чернобыль АЭСында эшләүчеләргә тиңләде.
Мэр, китәсе булганлыктан, киңәшмәдә озак тора алмады. «Түбән Камага кайтып, әниемне котлыйм. Ул 37 ел буе Үзәк район хастаханәсендә отоларинголог булып эшләде. Мин үзем дә хирург булырмын дигән идем. Ак халатлар киеп, хастаханә буйлап йөреп, хирург булырмын дип хыялландым. Тик чынлыкта юрист булдым. Ничек кенә булмасын, шундый мактауга лаек җитәкчеләр белән эшләвемә шатмын», – диде.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«2026 елда Казанның сәламәтлек саклау системасының лидерлык позицияләре сакланырлык итеп эшләвегезне сорыйм»
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев ашыгыч ярдәм хезмәте эшенә тукталды. Казан халкы арткач, ашыгыч ярдәмгә эш күләме дә артканын билгеләп узды. Казанда рәсми рәвештә теркәлмичә дә яшәүчеләр күп булганга ашыгыч ярдәмгә эш күләме зур.
«Быел без бөтен республикада 1,5 млн кешегә профилактик тикшерүләр уздырырга тиеш. Бу бездән эшне сыйфатлы башкаруны сорый. Халык белән элемтәләр урнаштыру өчен эшне җайга салырга кирәк», – диде министр.
Абашев акушер-гинекологлар эшенә дә тукталды. Ул аларның барлык йөкле хатын-кызларны күзәтү челтәренә кушылганнарын әйтте. «Бу эшнең нәтиҗәсе дә бар – бала табучы хатын-кызлар арасында үлем очраклары булмаган, яңа туган сабыйлар үлеме дә күпкә кимегән. Казан бүген аналар һәм балалар сәламәтлеген кайгыртуда иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтә», – ди Альмир Абашев.
«Казанда медицина системасы республика сәламәтлек саклау системасының флагманы булып тора. 2026 елда Казанның сәламәтлек саклау системасының лидерлык позицияләре сакланырлык итеп эшләвегезне сорыйм. Моның өчен көндәлек фидакяр хезмәт кирәк», – диде министр.
2026 елга билгеләнгән бурычлар арасында:
- махсус хәрби операциядә катнашучыларга югары квалификацияле ярдәм күрсәтү;
- кадрлар мәсьәләсен хәл итү һәм остазлыкны үстерү;
- MAX мессенджерын киңкүләм куллану;
- стационарларда һәм балалар өчен сөт ризыкларын тарату пунктларында капиталь ремонтны тәмамлау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз