news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Сәйдәш» үзәгендә кулдан эшләнгән розалардан илнең иң зур флагы җыелачак

Россия көнендә, 12 июньдә, Казанда полимер балчыктан чәчәкләр ясау буенча чемпионат башланачак. Анда Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән үзмәшгуль осталар ике дөнья рекорды куячак.

Әйтик, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачак ярышларда катнашучылар полимер балчыктан ясалган иң зур ландыш чәчәк бәйләмен һәм кулдан эшләнгән розалардан Россиянең иң зур флагын җыячаклар, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.

Кунаклар өчен бу өлкәдә экспертлардан бушлай мастер-класслар да үткәреләчәк. 

Моннан тыш, мәдәният үзәгенең күргәзмә залында полимер балчыктан чәчәкләр күргәзмәсе ачылачак. Аны 19 июньгә кадәр карарга мөмкин булачак.

Чемпионат 10:00 сәгатьтә Н.Ершов урамы, 57а адресы буенча башлана. Аны оештыручы булып «Әвәләү дөньясы» онлайн-мәктәбе тора. Чара Татарстан Республикасы башкаласының Мәдәният идарәсе һәм INTERRECORD халыкара милли һәм дөнья рекордларын теркәү агентлыгы ярдәме белән узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot