Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Ризван» мәчетендә гакыйдә дәресләре уза
Казанның «Ризван» мәчетендә гакыйдә (ислам дин гыйлеме) дәресләре башланды. Аны «Гакыйдә әт-Тәхави» китабы буенча Болгар ислам академиясе магистры Айназ хәзрәт Зарипов үткәрә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге фундаменталь хезмәтнең авторы – имам Әбү Җәгъфәр әт-Тәхави. Биредә әһле сөннәт вәл-җәмәгать гакыйдәсе аңлатыла. Имам әт-Тәхави раславынча, бу – хакыйкый гакыйдә һәм моңа һәр мөселман кешесе иярергә тиеш.
Лекцияләр һәр атнаны дүшәмбе көнне кичке алтыда башлана. Мәчетнең адресы: Хөсәен Мәүлетов урамы, 48А.
Дәресләргә ир-атлар да, хатын-кызлар да чакырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз