Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Регина» кунакханәсендәге саунада янгын чыгу сәбәпле кешеләрне эвакуацияләгәннәр
Казанның Кече Клыки бистәсендәге «Регина» кунакханәсендә янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 4.37 сәгатьтә килгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, урында кунакханәнең беренче катындагы саунаның агач тышлыгына ут кабуы ачыкланган.
Янгын сүндерүчеләр коткаручы битлеге ярдәмендә кунакханәдән 12 яшьлек малайны урамга алып чыккан. Калган 90 кешегә аларның ярдәме кирәк булмаган.
Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз