Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Рауза» мәчетендә Татарстан мөфтие катнашында Мәүлид узды
Бүген Казанның «Рауза» мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби чарасы узды. Быел Мәүлид олуг юбилей –һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең 1500 еллыгы белән истәлекле. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантанага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Рауза» мәчетенә нигез салучы һәм төзетүче Радик Гайзатуллин, Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Казан шәһәренең «Ислам кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин килде. Чарада шулай ук әлеге мәдрәсә шәкертләре һәм мәхәллә халкы катнашты.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, кичә кунакларын сәламләп, Мәүлиднең фазыйләтләре турында сөйләде, аны билгеләп үтүнең мөһимлеге һәм зарурлыгы хакында бәян итте.
Мәүлидтә танылган башкаручы Динар Шәймәрданов һәм «Ислам кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә шәкертләре Мәүлид касыйдәсен башкарды, аннан соң Җәлил хәзрәт Фазлыев Ватанны саклаучылар һәм илебез иминлеге өчен дога кылды.
Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 2025 елның 23 августында кояш баю белән башланды һәм ул 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу уңайдан Татарстан мәчетләрендә Мәүлид кичәләре уза. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган ай булу белән истәлекле. «Мәүлид» сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «туу» дигәнне аңлата, ә «Мәүлид ән-Нәби» – Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килүе.
Бер уңайдан Мәүлид кысаларында «Рауза» мәчетендә Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм кунаклар мәхәллә эшчәнлеге һәм якын киләчәккә планнар белән таныштылар. Җыелышта катнашучылар мәхәлләнең өлкәннәр арасында да, балалар арасында да актив мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып баруын билгеләп үттеләр. Мәчетнең имам-хатыйбы булып Казан шәһәренең «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган Илнур хәзрәт Вафин эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз