news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Ракета» стадионында шугалак катыру эшләре башланды

Татарстан Республикасы башкаласында стадионнарны кышкы шуу сезонына әзерли башладылар. Беренчеләрдән булып Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» стадионында шугалак катыру эшләре башланган – боз капламы өчен 800 тонна су кирәк булачак, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.

Боз катыру эшләре 16 ноябрьдә башланган. Булачак шугалакның мәйданы 7,8 мең квадрат метр тирәсе. Мәйдан кырына салкын су агызган вакытта янгын сүндерү шланглары, ике суыткыч җайланма, дүрт компрессор кулланыла. Тотрыклы боз капламы барлыкка килгәннән соң, шугалак өслеген боз комбайннары тигезләячәк.

Шугалак тулысынча әзер булганнан соң биредә туплы хоккей бүлекчәсе спортчыларының күнекмәләре башлана. Шулай ук бозда профессиональ «Ак Барс – Ракета» клубы катнашучылары да шөгыльләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot