news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Петров исемендәге паркында Җиңү көненә багышланган митинг узды

Казанның Петров исемендәге паркында Җиңү көненә багышланган митинг узды
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген Казанның Петров исемендәге паркында «Казан дары заводы хезмәткәрләренең – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының Дан аллеясы» мемориалы янында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган митинг узды.

«Сез – чын батырлык, Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге. Безнең бурыч – сез Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыклар турындагы истәлекне киләсе буынга тапшыру», - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айдар Сәгыйтдинов.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Казан дәүләт дары заводы» федераль казна предприятиесе генераль директоры Александр Лившиц билгеләп үткәнчә, Дан аллеясында район бәйрәмнәрен һәм Җиңү көненә багышланган чараларны үткәрү инде күркәм традициягә әйләнде.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Без традицион рәвештә ел саен 9 Май алдыннан җыелабыз һәм Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткән батырларны искә алабыз», - диде Лившиц.

Митинг ветераннар өчен әзерләнгән концерт программасы белән башланып киткән. Җиңү көненә багышланган иҗади номерларны Казан үзешчән коллективлары тәкъдим иткән. Концерттан соң чараның барлык кунаклары традицион рәвештә мемориалга чәчәкләр салган.

news_right_1
news_right_2
news_bot