news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның парклар һәм скверларында бушлай тренировкалар узачак

Август буе Казан паркларында һәм скверларында «Спортлы Казан» проектының бушлай тренировкалары узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ак чәчәкләр» бульварында тренировкалар 3, 10, 17, 24, 31 август көннәрендә 7:00 сәгатьтә узачак.

Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта дәресләр яшел аланда 5, 12, 19, 26 август көннәрендә 9:00 дә булачак..

Салават Күпере торак районы паркында тренировкалар яшел аланда 13, 20, 27, 29 августта 9:00 сәгатьтә узачак.

«Светлая долина» паркында дәресләр 184 нче мәктәп янындагы мәйданчыкта 10, 17, 24, 29 августта 6:00 сәгатьтә; 6, 20 августта 19:00 сәгатьтә булачак.

Һава шартлары аркасында расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин. Чаралар турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча оештыручыларның telegram-каналында белергә була, дип хәбәр итә ТР башкаласының Парклар һәм скверлар дирекциясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot