news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Оренбург трактындагы юл-транспорт һәлакәтендә 5 яшьлек бала зыян күргән

Казанның Оренбург трактында өч автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә 5 яшьлек бала зыян күргән.

Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, кичә якынча 18:35тә Hyundai йөртүчесе юлда яткан тартманы урап узарга тырышып караган, әмма машинаны алып киткән һәм ул каршы якка чыккан. Анда ул Kia Rio һәм Kia Ceed белән бәрелешкән.

Баланы хастаханәгә салганнар. Башка зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot