Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Оренбург трактында узыш оештырган машина йөртүчеләрне тоткарлаганнар
Казанда Дәүләт автоиннспекциясе хезмәткәрләре Оренбург трактында узыш оештырган ике машина йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
18 ноябрьдә Hyundai Solaris һәм Hyundai i30 йөртүчесе гомуми файдаланудагы юлда куркыныч маневрлар ясый, шуның белән Hyundai Creta автомобиле белән әздән генә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгармый кала. Шаһитлар булган хәлне телефон камерасына төшерә, видео язмасы интернет челтәренә эләгә.
Полиция хезмәткәрләре ике «стритрейсер»ның да шәхесләрен ачыклаган. Алар – 1988 һәм 1996 елгы ир-атлар. Инспекторлар белән сөйләшкәндә, автомобильчеләр үз гаебен таныган, бер-берсе белән тизлектә ярышуын әйткән. «Узышчы»ларга карата тиешле административ материаллар төзелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз