news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның өч пляжы су коену өчен яраксыз дип табылган

Казанның өч пляжы - «Локомотив», «Түбән Заречье» һәм «Зур Аккош күле» гигиена таләпләренә туры килми. Тиздән объектларда коенуны тыю турында аншлаглар барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе.

«Локомотив» пляжы, тикшеренүләр буенча, микробиологик күрсәткечләр буенча нормага туры килми, «Зур Аккош күле» — санитар-химик күрсәткечләр буенча. Ә «Түбән Заречье» ике күрсәткеч буенча да яраксыз дип табылган.

«Паразитология һәм вирусология күрсәткечләре буенча гигиена нормативларына туры килми торган су үрнәкләре теркәлмәгән», - дип өстәделәр идарәдә.

Территорияләрендә пляжлар урнашкан Казан районнары администрацияләре, шулай ук җаваплы затлар коенуны тыя торган аншлаглар урнаштыру турында тәкъдимнәр алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100