news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның өч белем бирү учреждениесе «ТР иң яхшы инклюзия мәктәбе» бәйгесендә бүләкләнде

Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы инклюзия мәктәбе – 2026» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Казанның өч белем бирү учреждениесе бәйге җиңүчеләре дип танылды һәм бу уңайдан аларга бүләкләр тапшырылды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Инклюзия буенча иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә 46 номерлы балалар бакчасы җиңү яулады, 332 номерлы балалар бакчасы әлеге номинациядә өченче урында калды. 126 номерлы гимназия «Иң яхшы инклюзия мәктәбе» номинациясендә икенче урынга лаек булды. Бәйгедә тәкъдим ителгән инклюзия өлкәсенә караган уникаль программалар һәрбер белем бирү учреждениесендә эшләнелә, гамәлгә ашырыла.

46 номерлы балалар бакчасында укучыларның үзенчәлекләренә һәм эмоциональ ярдәм күрсәтүгә төп басым ясала. Белем бирү оешмасында ата-аналар белән эш итүгә дә зур игътибар бирелә, гаиләләр өчен авырлыкларны хәл итәргә ярдәм итә торган «Остазлык клубы» эшләп килә.

Балалар бакчасында гамәлгә ашырыла торган тагын бер мөһим проект – «Һөнәргә беренче адымнар» программасы. Ул үсеш үзенчәлекләре булган балаларга беренче һөнәри күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә. Бакчада баланың алга китешен формаль таләпләр буенча түгел, шәхси казанышлары аша бәялиләр. Мәсәлән: яңа өйрәнелгән сүз, мөстәкыйль ясалган адым яки урнаштырылган мөнәсәбәтләр. Бүгенге көндә балалар бакчасының биш төркемендә мөмкинлекләре чикле 79 бала шөгыльләнә: сөйләм кимчелекләре булган балалар өчен дүрт төркем, катлаулы кимчелекләре булган балалар өчен бер төркем эшли.

332 номерлы балалар бакчасында тәрбия эше һәр баланың үзенчәлеге, психологик яктан куркынычсыз мохит булдыру идеяләре тирәсендә оештырыла. Сәламәтлеге чикле балалар өчен шәхси белем бирү алымнары гамәлгә кертелә. Әлеге эш белән педагоглар, психологлар, логопедлар шөгыльләнә.

Балаларның көндәлек тормышка җайлашу эшен тьюторлар күзәтә: алар балага кешеләр белән уртак тел табарга, әйләнә-тирәдә үз-үзеңне җайлаштырырга ярдәм итә. Бакча мәйданчыклары физик яктан да (учреждениедә ял итү өчен тыныч зоналар оештырылган, махсус җиһазлар сатып алынган), социаль яктан да җайлаштырылган: биредә буллингны булдырмау чаралары гамәлдә, иҗади остаханәләр һәм инклюзия проектлары балаларга үзара ярдәм күрсәтү мәдәниятен формалаштыра. Бакчаның өч төркемендә сәламәтлекләре чикле 27 бала шөгыльләнә: бер төркемгә сөйләм кимчелекләре булган балалар йөрсә, икенче төркемдә – аутизм авыруы булган балалар.

126 номерлы гимназиядә инклюзия юнәлешендә системалы белем бирелә. 2021 елдан белем бирү учреждениесендә психик тайпылышлары булган балалар өчен аерым сыйныфлар булдырылган, биредә шулай ук үзенчәлекләре булган балалар яшьтәшләре белән бергә укыган инклюзия сыйныфлары да эшләп килә. Җайлаштырылган программалар буенча эшләү өчен уку һәм уен зоналары булган дүрт махсус кабинет, шулай ук диагностикадан алып коррекциягә кадәр төрле эшчәнлек төрләренә бүленгән профильле кабинетлар (психолог, логопед, дефектолог) җиһазландырылган.

Гимназиядә сәламәтлеге чикле 41 бала укый. 34 педагогның 20 се әлеге балалар белән эшли, 25 белгеч соңгы өч елда инклюзия буенча белем бирү өлкәсендә квалификация күтәрү дәресләрен тәмамлаган. Педагоглар үз тәҗрибәләрен үстереп кенә калмый, алар шулай ук хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша: семинарлар үткәрә, эксперт киңәшмәләрдә катнаша, өстәмә программаларны гамәлгә ашыра. Гимназиядә шулай ук театр түгәрәге оештырылган, ул балаларга иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.

Республика башкаласында инклюзия практикалары меңләгән балаларны җәлеп итә. Казанның 299 балалар бакчасында компенсацияләү юнәлешендәге 866 төркем эшли. Аларда 11 715 бала шөгыльләнә.

Шәһәрнең барлык мәктәпләрендә диярлек сәламәтлеге чикле укучылар белем ала. Әлеге учреждениеләр инклюзия юнәлешендә белем бирүне гамәлгә ашыра. 54 мәктәп инклюзия тәҗрибәләрен үстерү өчен төп мәйданчык булып тора.

«Татарстан Республикасының иң яхшы инклюзия мәктәбе» бәйгесе махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларның белем алу мөмкинлеген һәм сыйфатын тәэмин итү өлкәсендә тәҗрибәне ачыклау, үстерү максатыннан уздырылган. Ул ике номинациядә – «Инклюзия буенча иң яхшы балалар бакчасы – 2026» һәм «Иң яхшы инклюзия мәктәбе – 2026» үткәрелгән. Беренче урыннарны алган белем бирү учреждениеләренә «Иң яхшы инклюзия мәктәбе – 2026» XIII Бөтенроссия бәйгесенең федераль этабында катнашу мөмкинлеге бирелә.

Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot