news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның мохтаҗ гаиләләре азык-төлек белән тәэмин ителде

Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды 60 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратты. Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, авыру мохтаҗлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр алды. Һәр азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, макарон һәм чәй кебек иң кирәкле ризыклар кертелгән.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фонд тарафыннан азык-төлек җыелмалары дин кардәшләребез күрсәткән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алдагы атналарда да дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot