news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Минск урамындагы йортларда бер тәүлек су булмаячак

20 майда Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су булмаячак. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.

Су 20 майда 9.00 сәгатьтән 21 майга 6.00 сәгатькә кадәр Минск урамы 1, 1в, 1г, 1д, 5, 5а, 16, 16а һәм 18нче йортларда бетерелә. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу йортларда яшәүчеләр су тутырылган автоцистерналар урнаштыру буенча «Водоканал» МУП диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 231-62-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot