news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Мәскәү» үзәгендә Салих Сәйдәшевның «Наемщик» концерт-сюитасы куела

«Концерт-сюита музыкаль драманың беренче клавир редакциясе нигезендә эшләнде», - диде дирижер Айдар Ниязов.

Казанның «Мәскәү» үзәгендә Салих Сәйдәшевның «Наемщик» концерт-сюитасы куела
Михаил Захаров/архив

11 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә татар классик композиторы Салих Сәйдәшевның Таҗи Гыйззәт пьесасына иҗат ителгән «Наемщик» драмасыннан җырлар яңгыраячак.

Премьераны яшь музыкантлар коллективы - Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры оештыра. «Концерт-сюита музыкаль драманың беренче клавир редакциясе нигезендә эшләнде. Оркестр репертуарында татар классикларының башкарылмый һәм аз уйнала торган әсәрләре бар. Алар арасында: Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов һ.б. композиторлар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә дирижер.

Оркестр быел җәен татар классик музыкасын саклау һәм пропагандалау максаты белән оештырылган. «Без иске партитураларны яңадан цифрлау белән шөгыльләнәбез, шулай ук оркестровкалар һәм аранжировкалар ясыйбыз. Концерт-сюита куелышында Гөлназ Әкбәрова җитәкчелегендәге КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары хоры, Казан дәүләт консерваториясе студентлары катнаша», - диде Айдар Ниязов.

Милли музыка оркестры 9 октябрьдә беренче концертын куйган булган. «Наемщик» – беренче концерт сезонында икенче концертыбыз гына әле. Кайбер мәгълүматларга караганда, «Наемщик» операсы соңгы тапкыр 1996 елның 26 июнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган», - диде дирижер.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйт Хәбибуллин «Наемщик» драмасыннан җырлар концерт буларак консерватория каршындагы Татар операсы студиясендә 2016 елда куелган булганын әйтте.

1990 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Наемщик» әсәреннән өзек:

Рольләрдә

  • Гөлйөзем – Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисткасы - Резедә Галимова,
  • Батырҗан - Ирек Хәмәдиев,
  • Зөбәрҗәт - Әлфинур Баһаветдинова,
  • Гөлбикә - Гүзәл Габбасова,
  • Гәрәй - Альберт Сәгыйтов,
  • Сындыр - Инсаф Ганибаев,
  • КФУның «CREDO» хоры, хормейстер - Гөлназ Әкбәрова,
  • Оркестр редакциясе - Александр Кулаков,
  • Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры - Айдар Ниязов.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100