Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Мәскәү районында Уктан ату үзәген 2026 елның 30 августында ачарга планлаштыралар
Казанның Мәскәү районындагы «Тасма» спорт мәктәбендә халык белән очрашу узды, анда Уктан ату үзәген төзү белән бәйле мәсьәләләр яктыртылды. Эшләрне 2026 елның 30 августына тәмамларга планлаштыралар.
«Барлык яңа һәм ремонтлана торган объектларга без ачылу датасын шәһәр һәм Республика көнендә – 30 августта куябыз. 2026 елда бу датага эшне тәмамларга ниятлибез. Объект зур һәм күп көч таләп итсә дә», - дип сөйләде Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.
Объект «Тасма» спорт мәктәбенең бер өлеше булачак. «Татар-информ»га Гарипов аңлатканча, бу уктан ату урыны гына түгел, ә зур күпфункцияле үзәк булачак. Анда балалар спортның төрле төрләре буенча шөгыльләнә алачак.
Бинада дүрт чишенү бүлмәсе, тренажер залы, медицина кабинеты, тренерлар һәм ату зонасы урнашачак.
«Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең барлык медальләренә һәм җиңүләренә карамастан, бездә белем алу өчен урыннарга ихтыяҗ бар. Мәсәлән, безнең җиңел атлетика манежын ике бүлек: җиңел атлетика һәм уктан ату. Мондый шартларда вакытны бүлү бик кыен», - дип өстәде «Тасма» Олимпия резервындагы спорт мәктәбе директоры урынбасары Лилия Габдуллина.
Аның сүзләренчә, яңа үзәк спорт мәктәбенең спорт объектларында вакытны дөрес бүләргә һәм балалар өчен уңайлырак шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.
Искәртик, үзәк төзелешенә сентябрь ахырында Россия Югары Суды Рәисе Игорь Краснов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз