news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Мәскәү районында котыру авыруы чыгуга бәйле карантин кертелде

Казанның Мәскәү районында Ш.Усманов урамында котыру буенча карантин керттеләр.

Берничә көн элек социаль челтәрләрдә шәһәрнең Мәскәү районында котырудан йорт эте үлүе турында хәбәр ителгән иде. Шаһитлар әйтүенчә, бу хәлдән соң ветеринария хезмәте анда яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәргән һәм йорт хайваннарына прививка ясаган.

«Терлекләрдә котыру авыруы ачыклану һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән чикләү чаралары (карантин) билгеләнде», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә.

Карантин инфекция чыгу урыныннан 500 метр радиуста гамәлдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot