Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Мәскәү базарында ракетлон буенча турнир оештырыла
8 август, шимбә көнне, Казанның Мәскәү базарында берьюлы өч спорт төрен – өстәл теннисы, бадминтон һәм мини-сквошны берләштергән ракетлон буенча ярыш оештырыла. Турнирда 16 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем – яңа башлаучы да, һәвәскәр дә, тәҗрибәле уенчы да катнаша ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәр катнашучы башта өч дисциплинаның һәрберсендә дә көчен сынаячак, аннары ярышлар җиңелгән кеше уеннан чыга бару тәртибендә дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне Мәскәү базарыннан һәм Бадминтон бергәлегеннән махсус бүләкләр көтә.
Уенга үз ракеткагыз белән килергә мөмкин, булмаса – оештыручылар биредә спорт җиһазы белән тәэмин итәчәк.
Мәскәү базарының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, турнирда катнашу өчен алдан теркәлү сорала. Спорт чарасы 8 августта 10:00 да башлана һәм 17:00 гә кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз