news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Мәскәү базарында йөгерү клубы эшли башлый

Казанның Мәскәү базары мәйданчыгында йөгерү клубы үз ишекләрен ачарга җыена. Биредә йөгерергә яратучылар 1 майдан 3 майга кадәр узачак Казан марафонына әзерләнәчәк.

Йөгерү клубында оештырылачак күнекмәләр Мәскәү базары киңлегендә уздырылыр дип көтелә. Дәресләр Казан марафоныннан соң да дәвам итәчәк.

Очрашулар һәр шимбә саен 8:30 сәгатькә билгеләнгән. Беренче дәрес бу атнада – 28 мартта үткәрелә, дәрес озынлыгы – 1,5 сәгать, дип хәбәр итә Мәскәү базары матбугат хезмәте.

Йөгерү клубында, күнекмәләргә алдан язылган очракта, бушлай шөгыльләнергә була.

Исегезгә төшерәбез, Казан марафоны 1 майдан 3 майга кадәр уздырыла – ярышларга 40 мең спортчы кушылыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot