news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Мәскәү базарында ел саен үткәрелә торган уңыш фестивале уздырыла

Казанның Мәскәү базарында ел саен үткәрелә торган уңыш фестивале уздырыла
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда 12 һәм 13 сентябрь көннәрендә Мәскәү базарында ел саен үткәрелә торган «Бәрәкәтле көз» («Очень! Осень») дип аталган муллык фестивале оештырыла. Фестиваль кунаклары өчен фермерларның уңыш ярминкәсе, көзге базар, ресторан көне, музыкаль программа, балалар өчен чаралар, яшелчәләр бәйгесе әзерләнгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында Татарстаннан һәм Идел буеның башка төбәкләреннән килгән фермерлар һәм җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә сезонлы яшелчәләр, алма, кабак, гөмбә, бал һәм башка продуктларны сатып алырга мөмкин булачак.

Быелгы чараның төп яңалыкларының берсе – Мәскәү базары командасы әзерләгән зур ресторан көне. Кафе һәм рестораннар бу көнне урамда эшләячәк. Биредә һәрвакыт тәкъдим ителә торган ризыклардан тыш, махсус тәм-томнар да әзерләячәкләр. Ашамлыклар исемлеге һәр өч сәгать саен яңартылып торачак, ә кунаклар 2 нче керү юлы каршындагы зур уртак өстәл артына җыела алачак.

Фестиваль сәхнәсендә ике көн дәвамында музыкаль программа дәвам итәчәк һәм диджейлар чыгыш ясаячак. Шулай ук «Смена Дети» проекты белән берлектә балалар өчен программа, базар мәдәнияте турында интеллектуаль турнир һәм базар буйлап Мәскәү базары командасы вәкилләре экскурсияләр оештырачак. Нәкъ менә алар кунакларга сатучылар һәм сезонлы продуктлар турында сөйләячәк.

Аерым чара буларак гаҗәеп формадагы яшелчәләр бәйгесе уздырылачак. Шәһәр халкы үз бакчаларыннан гадәти булмаган рәвештәге кишер, бәрәңге яисә кабакларны алып килә ала. Иң яхшы яшелчә фестиваль барышында сайлап алыначак.

Моннан тыш, «Бәрәкәтле көз» («Очень! Осень») муллык бәйрәмендә Open Space Market командасыннан махсус ярминкә оештырылачак. Анда көзге бизәкле һәм төсле киемнәр, яшелчә һәм гөмбә рәвешендәге бизәнү әйберләре, бакча кирәк-яраклары, шәмнәр, бәйләгән киемнәр һәм яңгырлыклар тәкъдим ителәчәк. Базарда катнашу өчен гаризаны Open Space Market сайты аша калдырырга мөмкин, дип хәбәр итә Мәскәү базары командасы.

Узган елда «Бәрәкәтле көз» («Очень! Осень») уңыш бәйрәме Мәскәү базарында беренче тапкыр узды һәм 20 меңнән артык кунак җыйган иде. Сәхнәдә Kedr Livanskiy, Qosh, композитор Юра Федоров белән бергә Yummy Music Band чыгыш ясады, ә чараның төп кунагы «Базар» төркеме булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot