news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Мәскәү базарында бәйсез музыка фестивале үткәрелә

Киләсе пәнҗешәмбе, 21 май көнне, Мәскәү базарында «БАРЫСЫ ДА!/ВСЕ» дип аталган музыка фестивале уздырыла. Җанлы музыка кичәсендә сәхнәдән бәйсез башкаручыларның тавышлары, башкорт һәм удмурт көйләре яңгыраячак.

Чара заманча бәйсез сәхнәнең төрле жанрларын тәкъдим итүче җырчыларны берләштерә. Кунаклар өчен фестивальнең төп программасына кертелмәгән махсус сетлар әзерләнә. Мәйданчыкта башкорт һәм удмурт көйләре яңгыраячак, дип хәбәр итә Мәскәү базары матбугат хезмәте.

Җанлы музыка кичәсе амфитеатрда, «Иң яхшы җиләк-җимеш» сәхнәсендә узачак. Музыкаль тамашаны 18:30 сәгатьтә автор-башкаручы Илдус ачып җибәрә. 19:10 сәгатьтә сәхнәгә Please Tokyo please This Is Tokyo төркеме чыгачак. 20:00 сәгатьтә кунаклар алдында post-dukes төркеме чыгыш ясаячак.

Чара сәгать 18:30 да башлана һәм бушлай оештырыла.

Кунакларны Шамил Усманов урамы, 1 йорт адресы буенча көтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot