news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның мәшгульлек үзәкләрендә 1,7 меңнән артык эшсез кеше исәптә тора

2026 елның 1 октябренә Казанның мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә 1 785 эшсез кеше теркәлгән. Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе 0,27 процентка тигез. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде, дипхәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Казанда эш эзләүчеләр өчен сайлау мөмкинлеге зур: «Россия эше» порталында шәһәрнең 1 145 эре, урта һәм кече оешмасыннан 12 меңнән артык буш эш урыны тәкъдим ителә. Бер эш эзләүчегә 8–10 буш урын туры килә.

Белгечләр кытлыгы шәһәр өчен иң мөһим тармакларда – төзелеш, сәнәгать, медицина, мәгариф, сәүдә һәм транспорт өлкәләрендә күзәтелә.

«Завод эшчеләренә, транспорт хезмәткәрләренә, хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләренә ихтыяҗ кимеми. Шәһәргә элеккечә үк табиблар һәм укытучылар да, ташчылар һәм эретеп ябыштыручылар да кирәк», – диде Илдар Шакиров.

Шул ук вакытта яңа бер күңелсез вәзгыять күзәтелә: хәзер кадрлар җитмәү заманы узып, эш эзләүчеләр үзләре кулай шартлар сайлый башлаган чорда, кайбер эш бирүчеләрнең түләү тәртибе борчу тудыра. Мәсәлән, ел дәвамында Казанда меңгә якын хезмәткәргә 187 млн сумнан артык хезмәт хакы түләнми калган. Төрле оешмаларның бергәләп эшләве нәтиҗәсендә 720 кешегә 145 млн сумлык бурычны кайтаруга ирешелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot