news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Мәрҗани мәчетендә XIV «Якупов укулары» узачак

Казанның Мәрҗани мәчетендә XIV «Якупов укулары» узачак
Фото: © «Татар-информ», архив

25 сентябрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә «XIV Якупов укулары» төбәк конференциясе узачак. Фәнни чараны ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты оештыра. Бу хакта «Татар-информ»га Апанай мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итә.

Конференция күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен яңадан торгызу инициаторларының берсе Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи, дини һәм интеллектуаль мирасын аңлауга юнәлдерелгән. Быел 19 июльдә Вәлиулла хәзрәтнең вафатына 13 ел тулды.

Конференциядә имамнар, республиканың дини уку йортлары җитәкчеләре, мәрхүмнең дуслары һәм фикердәшләре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашачак.

Конференция кысаларында «Таян Аллаһка» әдәби конкурсы җиңүчеләрен, шулай ук «Иман» нәшрияты җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен бүләкләү планлаштырыла.

Фәнни җыелыш Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгы кысаларында узачак. Шулай ук быел Апанай мәдрәсәсенә нигез салынуга 255 ел, «Апанай» мәчете каршында эшләп килүче «Иман» нәшриятының 35 еллыгы билгеләп үтелә.

Мәгълүм булганча, Вәлиулла хәзрәт җитәкчелегендә «Иман» нәшрияты эшли, ул үз заманы өчен актуаль булган меңләгән тиражлы мөселман әдәбиятын һәм вакытлы матбугатны бастырып чыгара. Вәлиулла хәзрәт беренче мәртәбә барлык дини уку йортлары өчен стандартлар эшләде һәм шуның белән бергә республикадагы дини уку йортларының алга таба эшчәнлеген тәэмин итте. Ул бер үк вакытта оста оештыручы да, педагог та, мәгариф системасы өчен уку әсбапларын нәшер итүче дә, киләчәкне алдан күреп уку процессын оештыручы да була.

XIV «Якупов укулары»на дини белем бирү оешмаларының студент-шәкертләре, Апанай мәчетенә йөрүчеләр чакырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot