news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Мәрҗани мәчетенә реставрация ясаячаклар

Казанның Мәрҗани мәчетенә реставрация ясаячаклар
Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәте

Федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты дип табылган Казанның Мәрҗани мәчетен агымдагы елда масштаблы реставрация эшләре көтә. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, мәчетнең фасадларына тарихи кыяфәтен кире кайтару күздә тотыла. Моның өчен декор, кәрнизләрне чистартырга һәм яңадан торгызырга, тышкы диварларның саклагыч япмаларын, шулай ук капительләрне (колоннаның иң өске өлешләре) алыштырырга кирәк.

Икенче каттагы тәрәзә блокларының да тарихи кыяфәте кире кайтарылачак. Андагы өске арка фрамугаларына баштарак төсле (сары, яшел һәм зәңгәр) пыялалар куелган, ә тәрәзә капкачлары алты өлешкә бүленгән булган.

Үз чиратында, беренче каттагы тәрәзә блокларында янгын вакытында төтеннең таралуына юл куймас өчен электр приводлы ачыла торган фрамугалар барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, манаралар һәм мәчет интерьерларын әйләндереп алган металл галереяләрне реставрацияләү, шулай ук таш койма һәм дүрт янкорманы тәртипкә китереп, тарихи территорияне төзекләндерү күздә тотыла.

Мәрҗани мәчетен саклау буенча проект документлары дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсен алган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100