Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның мәктәпкәчә учреждениесе Россиядә иң яхшы инклюзив балалар бакчасы дип табылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанның 33нче балалар бакчасы «Иң яхшы инклюзив мәктәп - 2024» Бөтенроссия бәйгесенең «Иң яхшы инклюзив балалар бакчасы» номинациясендә беренче урынны яулады.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгенең финалы 16-18 октябрьдә Мәскәүдә узган. Мәктәпкәчә учреждениеләр «Иң яхшы инклюзив балалар бакчасы», «Иң яхшы инклюзив мәктәп», «Балаларның ялын һәм аларның сәламәтлеген оештыруда иң яхшы инклюзив учреждение» һәм «Инклюзив белем бирүне үстерү буенча иң яхшы ресурс» номинацияләрендә ярышкан.
«Конкурс төбәк (аны РФ субъектлары үткәрә) һәм федераль (анда төбәк этабында җиңүчеләр катнаша) этаплардан тора», - диелә хәбәрдә.
Быел бәйге унберенче тапкыр узды. Читтән торып үткәрелгән этапта Россиянең 67 төбәгеннән 170 оешма катнашты. Финалга 40 учреждение (дүрт номинациянең һәркайсында унышар) чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз