news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Мәгариф идарәсендә бакчада бала үлеменә бәйле фаҗига хакында сөйләделәр

Казанның Мәгариф идарәсендә балалар бакчасында сабый үлеменә бәйле фаҗиганең нечкәлекләре хакында сөйләделәр.

«Татар-информ» агентлыгы әлеге фаҗиганең узган җомгада булуы хакында язган иде. Шәһәрнең Мәгариф идарәсендә искәртүләренчә, ике яшьлек кыз балалар бакчасына килгәнче авыру сәбәпле больничныйда булган.

«Учреждениедә ул үзен гадәттәгечә тоткан: кәефе начар булуга зарланмаган, мәктәпкәчә учреждениенең тәрбиячеләре һәм хезмәткәрләре исә баланың үз-үзен тотышында яки кәефендә сәер әйберләр күрмәгән. Моннан тыш, төшкә кадәр бакчада балалар арасында планлы медицина тикшерүе үткәрелгән. Кызны тикшергән вакытта табиб аның сәламәтлегендә ниндидер тайпылышлар сизмәгән. Ял сәгате вакытында тәрбияче бүлмәдә булган, балаларның тәртибен күзәткән. Ял сәгате тәмамланганнан соң ул балаларны уятырга керешкән, әмма кыз уянмаган», - дип хәбәр иттеләр идарәдә.

Табиблар бик тиз килеп җиткән һәм тикшергәннән соң кызның үлемен раслаган. Бала вафат булганнан соң хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү эшен башлаган – хәзер белгечләрнең бәяләмәсен көтәләр.

«Бу – гаилә өчен зур кайгы һәм фаҗига. Сабыйның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», - дип искәрттеләр Казанның Мәгариф идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot